Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каһирәдә хәрби хакимияткә протест белдереп урам йөреше узды


Мисыр башкаласы Каһирә үзәгендә хәрби хакимияткә протест белдергән урам йөрешендә меңнәрчә кеше катнашты. Алар хәрбиләрнең һәм элекке президент Хөсни Мөбәрәк даирәсендә булганнарның сәяси йогынтысына каршылык белдерде.

Чарада катнашучылар “Мөселман кардәшләр” хәрәкәтеннән һәм консерватив исламчы-сәләфиләр намзәтләрен президент сайлаудан читләштерүгә ризасызлык белдереп чыгыш ясады.

Демонстрантлар, мәхкәмә карары белән, апрель ахырына яңа конституция әзерләүче комиссия эшен туктату, президент сайлау вакытын кичектерергә мөмкин дип борчылу белдерде.

Узган елның февралендә Мөбәрәк идарәсе бәреп төшерелгәч, хакимияткә килгән Югары хәрби шура, конституция президент сайлауга кадәр кабул ителергә тиеш, дип белдергән иде.

Сайлаудан соң хәрбиләр үз кулларындагы бөтен хакимиятне тапшырырга тиеш. Сайлау 23 майда башланачак дип хәбәр ителгән иде.
XS
SM
MD
LG