Accessibility links

Кайнар хәбәр

Батумида Грузиянең беренче иң биек бинасы төзеләчәк


Батуми – Грузия президенты Михаил Саакашвили һәм американ эшкуары Дональд Трамп бүген Батуми шәһәрендә Грузиянең беренче иң биек бинасын тәкъдим итте. 47 катлы торак йортны Трамп ширкәте төзиячәк. Проектның бәясе – чирек миллиард доллар.

Американың “күчемсез милек патшасы” дип йөртелгән Трамп бүгенге тантанага махсус килде. Грузия президентын ул “гаҗәеп үзгәрешләргә ирешкән бөек җитәкче” дип атады.

Җавап итеп Саакашвили, Трамп кебек кешеләрнең килүе Грузиянең югары дәрәҗәсен күрсәтә диде һәм американ миллиардерын “балкыш ордены” белән бүләкләде.
XS
SM
MD
LG