Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү активистлары “Документлар тикшерү көне” дип аталган акция үткәрде


Мәскәү – Бүген Мәскәүдә бер төркем активист “Ак атна” дип аталган чаралар кысасында “Документлар тикшерү көне” дип аталган акция үткәрде.

25 активист берничә кечкенә төркемнәргә бүленеп шәһәр буйлап юлда очраган полиция хезмәткәрләренең документларын һәм түш-билгеләрен тикшереп йөргән.

“Полиция турындагы” канун нигезендә полиция хезмәткәрләре гражданнар таләп иткәндә документларын күрсәтергә тиеш.

Активистларга ияреп йөргән хәбәрчебез әйтүенчә, берничә полиция хезмәткәре тикшерүчеләрдән качып киткән, ләкин күбесе тыныч кына документларын күрсәткән. Кайберләре исә хезмәтләренең авырлыгын, эш хакларының түбән булуын сөйләп бу хакта язып чыгарга үтенгән.
XS
SM
MD
LG