Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хамада хөкүмәт көчләре атышларны дәвам итте


Сүрия хөкүмәте көчләре бүген Хама шәһәрен утка тотуны дәвам итте. Активистлар кимендә җиде кеше үлүен әйтә.

Алдагы көнне Хама янында көчле шартлау булды. Рәсми мәгълүматларга караганда ул гысьянчыларның шартлаткыч белән саксыз эш итүе нәтиҗәсндә килеп чыккан һәм 16 кеше һәлак булган.

Сүрия оппозициясе шартлауда 50дән артык кеше үлүен һәм ул артиллериянең ут ачуы сәбәпле килеп чыгуын әйтә. Syrian Observatory for Human Rights хокук яклау оешмасы Сүриядәге халыкара күзәтүчеләргә әлеге хәлне тикшерүне сорап мөрәҗәгать итте.

Хәзерге вакытта БМО иминлек шурасы карары нигезендә билгеләнгән 300 күзәтүченең унысы гына Сүриягә килгән.
XS
SM
MD
LG