Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европада демонстрантлар бюджет чыгымнарын киметүгә протест белдерде


Дөньяның күпләгән илләрендә дә 1 май демонстрацияләре үтте. Европа илләрендә урамнарга чыгучылар финанс кризисы сәбәпле хөкүмәтнең бюджет чыгымнарын киметүгә каршылык белдерде.

Грециядә илнең эре һөнәр берлекләре Афина урамнарында демонстрация оештырды. Якшәмбе Грециядә парламентка сайлау була. Урам йөрешендә катнашучылар Европа берлеге һәм Халыкара валюта фонды таләбе белән хөкүмәтнең бюджет чыгымнарын киметүен хуплаган фиркаләргә каршылык белдерде.

Испания, Португалия һәм Франциядәге урам йөрешләрендәге чыгышлар бюджет чыгымнарын киметүгә каршы булды.

Кушма Штатларда «Уолл-стритны басып ал» хәрәкәте активистлары да күп кеше катнашында чара үткәрергә җыена.
XS
SM
MD
LG