Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев губернаторларны турыдан-туры сайлау канунын имзалады


Русия президенты Дмитрий Медведев бүген губернаторларны турыдан-туры сайлау, президент сайлаудан кала барлык сайлауларга да фиркаләрне имза җыюдан азат итү кануннарын имзалады.

Бу кануннарны алдан Русия парламентының ике пулаты да хуплаган иде. Губернаторларны яңача сайлау 2012 елның октябреннән башлана.

Медведев бу хакта парламенттагы фракция вәкилләре белән очрашкан вакытта әйтте. Ул шулай ук, әгәр Дәүләт думасы аңа ышаныч белдерсә, Русия хөкүмәте башлыгы булачагын һәм парламенттагы бөтен фиркаләр белән эшен дәвам итәчәген дә әйтте.

Элгәре Медведев “Бердәм Русия”гә керергә аның җитәкчесе булырга ризалык бирүен белдергән иде. Әлегә Владимир Путин “Бердәм Русия”нең җитәкчесе булып санала, президент булгач ул аннан китәргә җыена.
XS
SM
MD
LG