Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ялта саммиты кичектерелде


Үзәк һәм Көнчыгыш Европа илләренең Ялтада 11-12 май көннәрендә үтәргә тиешле саммиты билгесез вакытка кичектерелде.

Украина тышкы эшләр министрлыгының матбугат вәкиле Александр Дикусаров хәбәр итүенчә, очрашу кайбер дәүләт башлыкларының килә алмавы сәбәпле кичектерелә.

Австрия, Чехия, Германия, Италия һәм Словения президентлары Харьков колониясендә элекке премьер-министр Юлия Тимошенконың начар шартларда тотылуына борчылу белдереп саммитка килүдән баш тартты. 20 апрель көнне Тимошенко хастаханәгә барганда кыйналганын белдергән иде.

Бүген Тимошенко Харьков хастаханәсендә дәваланудан баш тартты.
XS
SM
MD
LG