Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урман авылы халкы федераль юлны ябарга җыена


Корал саклагычында шартлаулар һәм янгын сәбәпле тирә яктагы йортларга да ут капкан иде
Корал саклагычында шартлаулар һәм янгын сәбәпле тирә яктагы йортларга да ут капкан иде

Башкортстанның Урман авылында яшәүчеләр чарасызлыктан М-5 (Мәскәү-Уфа-Екатеринбур) федераль юлын ябарга җыена. Моннан бер ел элек авыл янында хәрби арсенал шартлау сәбәпле бик күп кешенең милегенә зыян килде.

Май азагында Башкортстанның Иглин районындагы хәрби келәтләрдә кораллар шартлау нәтиҗәсендә янәшәдәге Урман авылы зур зыян күргән иде. Әллә күпме йортлар җимерелде һәм андагы мәктәп, хастаханә яраксыз хәлгә килде. Шартлау берничә көн дәвам итте һәм андагы торак йортларга зур зыян китерде. Хакимият тиз арада йортларны төзекләндерергә, халыкка компенсация түләргә вәгъдә итсә дә, инде бер еллап вакыт узуга карамастан болар үтәлмәгән.

Аптыраган халык бер атна элек митингка чыгарга карар кылды. Әмма халыкны туктату өчен хакимият төрле вәгъдәләр бирде. Русия дәүләт телевидение һәм радио ширкәтенең Башкортстандагы хәбәрчесе Азамат Салихов әйтүенчә, хәзер анда вәзгыять кискен.

“Халык 5 майда митингка җыелган иде, аларга акча табачакларын вәгъдә иттеләр. Шуңа 16 майга кадәр бу акцияне кичектерергә булдылар. Әгәр 16 майга түләмәсәләр инде юлны капларга да мөмкиннәр”, ди ул.

Салихов сүзләренчә, Урман авылында ике урамда янган йортлар өчен хакимият яңа торак биргән.

“Бу - 111 кеше. Әмма әлеге шартлаудан күбрәк бина зыян күргән булып чыкты. Биналарда ярыклар барлыкка килә башлады. Һәм алар хакимияткә үз мөрәҗәгатьләрен җиткерде. Ел узды һәм берни хәл ителмәде. Төрле сәбәпләр аркасында ике меңгә якын кеше компенсациясез калган булып чыкты. Мисал өчен кемдер документны дөрес тутырмаган, кемдер бу авылда яшәсә дә, теркәлмәгән булган. Менә шундый формаль сәбәпләр”, ди ул.

Юлны ябарга җыенучылар компенсация алыр өчен кирәкле документларны да җыйган, ләкин акчаларны бирмәгәннәр. Күпләр үз хисабына ремонт ясагач кына үзләренә компенсация тиешлеген белгән. Ләкин инде аларга: “Сез бит ремонт ясагансыз” дигәннәр.

Бүгенге көндә Русия саклану министрлыгы җыеп алмаган снарядлар белән бала-чагалар уйный, кайберләре аны металлга тапшырып акча эшли. Авыл халкы турыдан-туры Русия саклану министры Анатолий Сердюковка мөрәҗәгать итә алмаганга, республика президентына дәгъва белдерә.
XS
SM
MD
LG