Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозициянең “урамда йөрүләре” Казанда да башланды


Казан гражданнар берлеге активистлары Мәскәүдә оппозициянең “урамда халык йөрешләре” чарасына теләктәшлек белдерә. Бу ялдан башлап 18 майга кадәр гражданнар берлеге вәкилләре шәһәр буйлап йөриячәк.

Беренче “урамда йөрү” 12 май көнне үтте. Протестларга теләктәшлек белдерүче казаннар Тукай бакчасыннан Кирмән урамы буйлап барды һәм кире килде. Алар ак тасмалар да таратты, дип белдерә “Комсомольская правда”.

Әлеге берлек активистлары: “Без Мәскәү һәм Русия шәһәрләрендә үтүче чараларга теләктәшлек белдерәбез. Бу чарабыз вакытлыча гына түгел, ә илдәге үзгәрешләр һәм аның уңышлы үсеше өчен даими булачак нык карарыбыз. Без Мәскәүдә һәм Русия шәһәрләрендә хокукларны яклаучыларга һәм илнең үсеше өчен тыныч юл белән хакимиятне мәҗбүр итүчеләргә теләктәшлектә”, дип белдерә.
XS
SM
MD
LG