Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда «СССРсыз 20 ел» күргәзмәсе ачыла


18 майда Казанда «СССРсыз 20 ел» дигән фотолар күргәзмәсе ачылачак. Анда үзешчән фотографларның 200ләп эше тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә 1991 елның декабрендә БДБны булдыру килешү имзалануының 20 еллыгына багышланган.

Узган елның 27 августында элекке СССР илләрендә яшәүче гади кешеләр урамнарга фотоаппарат белән чыгып 20 елдагы үзгәрешләрне фотога төшерә. Анда төрле өлкәдәге үзгәрешләр урын ала. Барлыгы 30 меңнән артык фото туплана.
XS
SM
MD
LG