Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинны яклаган «Уралвагонзавод»ның бүлек җитәкчесе президентның вәкиле булачак


«Уралвагонзавод»ның бүлек җитәкчесе Игорь Холманских бүген Русия президенты Владимир Путинның Урал федераль бүлгесендә тулы вәкаләтле вәкиле булу тәкъдимен кабул итте.

Холманских 15 декабрь көнне Владимир Путин белән туры элемтә вакытында танылды. Ул Түбән Тагилдагы эшче буларак Путин намзәтен яклавын һәм “Гадел сайлаулар өчен” митингында катнашучы оппозицияне куып тарату өчен эшче ирләрнең Мәскәүгә килергә әзер булуын әйтте.

Май башында Путин президент ваәзифасында Түбән Тагилга сәфәр кылып завод эшчеләре белән очрашып яклау белдергәннәре өчен рәхмәт әйтте.
XS
SM
MD
LG