Сербиянең яңа сайланган президенты Томислав Николич үзенең чит илгә беренче сәфәренә Мәскәүгә барырга җыена. Аның шимбә көнне Русия президенты Владимир Путин белән очрашуы билгеләнгән, дип хәбәр итте Николичның милләтче партиясенең матбугат хезмәте.
Русия мәгълүмат чаралары, Николич шимбә көнне үтәчәк “Бердәм Русия” корылтаенда чыгыш ясар өчен чакырылган, дип хәбәр итте.
Сербия милләтчеләре җитәкчесе Николич сайлауда җиңгәч Сербияне Европа Берлегендә әгъзалыкка таба алып барырга, әмма Русия белән якын мөнәсәбәтләрне сакларга вәгъдә итте. Аның Мәскәүгә сәфәре 20 майда узган президент сайлавына кадәр планга кертелгән булган. Путин белән очрашу исә Николичның президент сайлавында җиңүеннән соң билгеләнгән.