Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга Азия-Тын океаны икътисади хезмәттәшлеге форумы чараларына чит ил министрлары килә


Бүген Казанга Азия-Тын океаны икътисади хезмәттәшлеге форумы кысаларында узачак чараларга Мексика, Кытай, Индонезия, Сингапур, Таиланд, Вьетнам, Чили, Корея республикасы, Малайзия авыл хуҗалыгы министрлары киләчәк.

30-31 май көнне Казан теннис академиясендә азык-төлек иминлеге мәсьәләләре утырышы узачак. Анда министрлар авыл хуҗалыгы өлкәсендә тотрыклы үсеш шартларын булдыру турында фикер алышачак.

Азия-Тын океаны илләреннән 3,5 меңнән артык кунак Казанга килеп планлаштырылган чараларда катнашачак. Форум кысаларында Татарстан башкаласында барлыгы 37 утырыш уздыру күздә тотыла.
XS
SM
MD
LG