Accessibility links

Дәүлиев полициядән зарланып Путинга һәм Европа мәхкәмәсенә видеомөрәҗәгать яздырган


Татарстанның Васильево бистәсендә яшәүче Илдархан Дәүлиев Русия президенты Владимир Путин һәм Кеше хокуклары Европа мәхкәмәсенә видеомөрәҗәгать яздырган.

Ул анда Казан полиция вәкилләренең 20 яшьлек улын Айрат Дәүлиевны канунсыз тоткарлау һәм җәфалаулар кулланып кылмаган җинаятьне танырга мәҗбүр итүләре турында белдерә.

Хәзерге вакытта 20 яшьлек Айрат Казанның Япеева урамындагы тикшерү изоляторында тотыла. Мөрәҗәгатькә аудиоязма да беркетелгән. Анда Айрат Казан полициясендә үзенә карата кулланылган җәфалаулар турында сөйли
XS
SM
MD
LG