Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә оппозиция 12 июнь протестларын үзара килештереп оештырмакчы


Мәскәүдә 12 июньдә ике протест чарасы үткәрергә җыенучы активистлар бүгенге очрашуда бу чараларны үзара килештереп оештырырга булды.

Оппозиция җитәкчеләренең берсе Сергей Удальцов әйтүенчә, оештыручылар кешеләргә ике чарада да катнашу мөмкинлеге булдырырга тырышачак.

Ул көнне яңа “Миллионнар маршы”ннан тыш актвистлар шәһәр хакимиятләрен яңадан сайлау турында референдум үткәрүне таләп итү җыены да уздырырга тели.

Кичә Мәскәү мериясе ике чараны бергә килештерү мөмкинлеген кире кагып башка юл тәкъдим итте. Оппозиция бу тәкъдимне кабул итми һәм алга таба ничек эш итү турында фикер алыша.
XS
SM
MD
LG