Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай һәм Русия президентлары Сүрия һәм Иран эшләренә тыкшынуга каршы


Кытай һәм Русия президентлары Һу Цзиньтао һәм Владимир Путин Сүриянең йәки Иранның эшләренә читтән тыкшыну йәки хәрби һөҗүм ихтималына каршы булуын белдерде.

Чәршәмбе көнне берлектә әзерләнгән бу белдерүдә, “Русия һәм Кытай Сүрия кризисын читтән көч кулланып йәки режимны алмаштыру юлы белән чишүгә катгый каршы чыга”, диелгән.

Белдерүдә Иранга кагылган сүзләр дә бар. “Иранга каршы көч куллану йәки бер яклы чикләүләр кертүне хупламыйбыз”, диелгән анда.
XS
SM
MD
LG