Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәҗлес Феодосия юлында һәйкәлне мәсхәрә итү хәбәрен кире какты


Акмәчет-Феодосия юлында икенче дөнья сугышында һәлак булганнарга рәсми рөхсәтсез куелган һәйкәл
Акмәчет-Феодосия юлында икенче дөнья сугышында һәлак булганнарга рәсми рөхсәтсез куелган һәйкәл
“Акмәчет-Феодосия юлында куелган һәйкәлгә берни дә булмаган, аның кырымтатарлары тарафыннан мәсхәрә ителүе турында матбугатта чыккан хәбәрләр дөреслеккә туры килми”, дип хәбәр итте Азатлыкка Кырымтатар милли мәҗлесе секретариаты башлыгы Заир Смедляев.

Бер төркем кырымтатарлары 1941-42 елларда бу җирләрдә һәлак булганнар арасында руслар гына булмавын исәпкә алып һәйкәлгә рус милләтенең символы булган бөркет сынын куюга каршы чыккан.

Смедляев сүзләренә караганда, Кырымда теләсә кайсы җирдә һәйкәлләр һәм тәреләр кую модасы дәвам итә. Акмәчет-Феодосия юлында куелган бу һәйкәлгә дә моның өчен җаваплы булган идарәнең рөхсәте алынмаган булган. Һөҗүм булмады, әмма һәйкәл тирәсендә киеренкелек бар, диде мәҗлес вәкиле.

“Кешеләр тел йәки һәйкәлләр кебек мәсьәләләрдә низагка кергәндә, алар илгә яңа җитәкчелек килгәннән бирле икътисадның ни кадәр начараюын сизми бит. Халык йәнә кушканча тавыш бирәчәк, чөнки аларны татарлар белән куркытачаклар. Минем фикер исә – сугыш һәм низаг казаклар булган җирдә чыга”, диде Заир Смедляев.

Украинаның Югары радасына сайлау 2012 елның октябрендә үтәчәк.
XS
SM
MD
LG