Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә парламент сайлавы үтә


Франциянең 64 мең сайлау урынында бүген халык парламентны сайлый.

Парламентның түбән пулатына 6.5 меңнән артык кеше дәгъва итә. Фикер белешүләргә караганда, яңа сайланган президент Франсуа Олланд җитәкчелегендәге социалист депутатлар сул юнәлештәге башка көчләр белән парламентта күпчелеккә ия булырга мөмкин, дип фаразлана.

Халыкка мөрәҗәгать итеп, президент, сайлауда әүзем катнашырга, парламентта күпчелек яуланган вакытта гына биргән вәгъдәләрне үтәп булачагын әйтте. Олланд президент булып сайлангач та беренче чиратта икътисади хәлне яхшыртырга сүз бирде.

Белгечләр шулай ук үтә уң Милли фронт депутатларын да күзәтә. Фронтның җитәкчесе Марин Ле Пен президент сайлавының беренче турында тавышларның 18% алган иде.
XS
SM
MD
LG