Мьянма оппозициясе җитәкчесе Аун Сан Су Чжи Европа илләре буйлап ике атналык сәфәрен башлый. Бу аның 1988 елдан бирле Европага беренче килүе. Сәфәрнең төп вакыйгасы Норвегия башкаласы Ослода 1991 елда билгеләнгән Нобель тынычлык бүләген алу булачак.
Аун Сан Су Чжи 24 ел сак астында тотылды. 1999 елда Мьянма хакимиятләре аны Лондонда яман шеш авыруыннан үлгән ире белән хушлашырга да илдән чыгармады.
Мьянманың төньяк-көнбатышындагы Ракхайн штатына бүген БМО вәкиле Виджай Намбьяр килде. Төбәктә биш көн дәвам иткән милләтара бәрелешләрдә 25 кеше һәлак булды. Вилаятьтә Мьянма ватандашлары булмаган мөселманнар күпләп яши.