Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм Иран рәсмиләре очрашуында ике төп тема булып Иранның атом программасы һәм Сүриядәге низаг торачак, дип хәбәр ителде .
Киләсе атнада (июньнең 18-19да) Мәскәүдә Иранның атом программасы тирәсендәге бәхәс турында сөйләшүләр үтәчәк. Анда алты арадашчы-ил, шул санда Русиянең катнашуы көтелә.
Лавровның Иранга сәфәре алдыннан АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Тәһран Мәскәүдәге очрашу вакытында атом низагын йомшарту өчен әзерләнгән халыкара тәкъдимнәргә үз җавабын бирергә тиеш булачак, диде.
Русия көнбатышның Иранга өстәмә чикләүләр кертү тәкъдимен кире какты.
Иранның рәсми IRNA мәгълүмат агентлыгы, Русия илчесе Леван Джагарян сүзләрен китереп, “атом мәсьәләсе – катлаулы мәсьәлә, аны тиз арада чишеп булмый”, дип хәбәр итте.
Иран парламенты рәисе Али Лариҗани, атом программасы турындагы сөйләшүләрдә Иран исеменнән катнашканнарны “Иранның хокукларын” сакларга чакырды.
Бер көнлек сәфәре барышында Лавровның Иран тышкы эшләр министры Али Әкбар Салеһи һәм Иминлек шурасы секретаре Сәид Җәлили белән очрашуы каралган.
Иран тышкы эшләр министрлыгы Мәскәү сөйләшүләренең нәтиҗәсе “5+1 төркеменең” нәтиҗәле эшләү ниятеннән торачак, дип белдерде.
Очрашулар вакытында Сүриядәге вазгыять тә көнтәртибендә булачак. Мәскәү һәм Тәһран Сүрия президенты Башар Әсад режимын яклый һәм илдәге низагка халыкара көчләрнең катнашуына каршы чыга.