Accessibility links

Hermitage Capital башлыгына Магнитский эше белән бәйле янаулар булган


Hermitage Capital башлыгы Уильям Браудер фондның юристы Сергей Магнитский эше белән шөгыльләнә башлаганнан бирле үзенә һәм хезмәттәшләренә Русиядән үтерү белән янауларын әйтте.

Браудер PublicPost Русия интернет-порталына белдерүенчә, аңа смс һәм электрон хат рәвешендә ким дигәндә 11 янау килгән.

Узган сишәмбедә АКШ Сенатының халыкара мөнәсәбәтләр комитеты “Магнитский канун өлгесе” бертавыштан кабул итте. Ул Магнитскийның төрмәдә үлүенә сәбәпче булган Русия түрәләренә каршы финанс һәм виза чикләүләрен кертүне күздә тота.

Мәскәү «Магнитский канун өлгесен» АКШ Сенаты кабул иткән очракта, җавап гамәлләр кайтару белән яный.
XS
SM
MD
LG