Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия Виталий Калоевка очкыч казасы урынында искә алуда катнашуны рөхсәт итте


Виталий Калоев
Виталий Калоев
2002 елда Боден күле өстендә Уфадан Испаниягә баручылар очкычы казасында һәлак булганнарны искә алу чарасында катнашу өчен бүген Германиягә килгән Русия ватандашы Виталий Калоевка каза урынындагы матәмдә катнашу рөхсәт ителәчәк. Германиягә килү белән Калоевны һава аланында полиция тоткарлаган иде.

Калоевның Германиягә керү мөмкинлеге алуын Twitterда Төньяк Осетия башлыгы Таймураз Мамсуров хәбәр итте.

Искә алу чарасында катнашу өчен Калоевның Германиягә баруы Мәскәүдәге алман илчелеге белән килештерелмәгән булган.

Калоев Швейцариянең Скайгард ширкәтенең әлеге каза өчен җаваплы авиадиспетчерын үтергән иде.

Калоев сигез ел төрмәгә хөкем ителде һәм анда тәртибе яхшы булган өчен вакытыннан алда иреккә чыгарылды.

Виталия Калоев илгә кайткач каһарманнарча каршыланды һәм 2008 елда Төньяк Осетиянең төзелеш һәм архитектура министры урынбасары итеп билгеләнде.

Ун ел элек Башкортстан һава юллары очкычы күктә йөк очкычына бәрелеп 71 кеше, шул исәптән 52 бала һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG