Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт думасы хөкүмәттән тыш оешмалар турында канун өлгесен җомга карый


Русия Дәүләт думасы хөкүмәттән тыш һәм чит илләрдән грантлар алучы оешмаларга таләпләрне көчәйтү турында канун өлгесен беренче укылышта җомга көнне караячак.

Бу хакта “Интерфакс”ка “Бердәм Русия” фракциясе лидеры Андрей Воробьев хәбәр итте. РИА “Новости” бу документны эшләүчеләрнең берсе - хакимият фиркасе вәкиле Александр Сидякин дип белдерә. Сидякин дума бу канун өлгесенең киләсе атнада кабул итәчәген әйткән.

Канундагы үзгәрешләргә күрә, чит илләрдән грант алган һәм Русиянең сәяси тормышында катнашкан оешмалар “чит ил агентлары” дип аталачак һәм махсус исемлеккә кертеләчәк. Кайбер хәбәрләргә күрә, бу канун Русиядәге хөкүмәттән тыш якынча меңләп оешмага кагылырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG