Accessibility links

Кайнар хәбәр

Краснодар өлкәсендә дүрт җәйләүдән балаларны күчерәләр


Кырым шәһәре
Кырым шәһәре
Су басу зур зыян салган Краснодар өлкәсендәге дүрт савыктыру җәйләвеннән балаларны башка урынга күчерергә карар ителде. Су басу булган урыннардагы кешеләргә А гепатиты һәм дизентериягә каршы укол кадыйлар.

Су тиешле таләпләргә туры килмәгәнгә Геленджик курортларында коенмаска кушылды.

Соңгы хәбәрләргә күрә, су басуда 155 кеше һәлак булган, 12 меңнән артык кешегә зыян килгән.

Кешеләр күп үлгәнгә җинаять эше ачылган. Тикшерү Неберджаевски сусаклагычыннан су чыгару һәлакәткә нинди йогынты ясаганын тикшерә.

Иң күп үлүчеләр Кырым шәһәрендә, иң күп зыян да бу шәһәргә килгән. Полиция караклык очраклары булу турында хәбәр итә. Зыян күргәннәргә һәм һәлак булганнарның туганнарына акчалата ярдәм дүшәмбе бирелә башлаячак.

9 июль Краснодар өлкәсендә матәм көне булачак.
XS
SM
MD
LG