Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым шәһәре халкы ярдәм килмәвенә зарлана


Ял көннәре су басудан зур зыян күргән Краснодар өлкәсенең Кырым шәһәрендә хәлләр авыр булып кала.

Бу урынга килгән “Яблоко” фиркасе җитәкчесе Сергей Митрохин сүзләренә караганда, шәһәрнең ике урамында халык җыелып хакимиятләрне үз дәгъваларын белдерде. Алдан игълан ителмәгән урам җыенында халык азык-төлек һәм су юклыгына зарланды.

Иң соңгы мәгълүматларга караганда, каты яңгыр яву нәтиҗәсендә су басып 170ләп кеше һәлак булды, 22 меңнән артык кеше зыян күрде. Хәбәрсез югалганнарның саны билгеле түгел. Җирле халык һава торышы һәм су басу куркынычы турында алдан хәбәрдар булмаган.

Русия хөкүмәте ярдәмгә дүрт миллиард сум бүлеп бирде. Ихтиярыйлар интернетта ярдәм җыюны оештырды.

Бүген Русиядә матәм көне.
XS
SM
MD
LG