Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым шәһәрендә һәлак булганнарның исемнәре ачыкланды


Кырымда су басуда һәлак булганнарның барысының да кемнәр булганы ачыкланды. Бүгенге көндә биш кеше хәбәрсез югалганнар исемлегендә.

Краснодар өлкәсенең Кырым шәһәрен 7 июльгә каршы төндә су басты. Нәтиҗәдә 171 кеше һәлак булды, 34 мең кешенең өйсез калды.

Премьер-министр Дмитрий Медведев 1 августта йортсыз калганнар өчен яңа торак төзелеше башлана, дип белдерде. Моннан тыш мондый кешеләргә 2 миллион сумга кадәр компенсация түләнәчәк. Бүген шәһәр тулысынча диярлек су һәм электр белән тәэмин ителгән.
XS
SM
MD
LG