Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа мәхкәмәсенә чыгарга ярдәм итүче оешма Русиядә тыелды


Русиядә эшләгән хөкүмәттән бәйсез иң зур халыкара оешманың эшләү рөхсәтен озайту хокукы кире кагылды.

«Правовая инициатива» исемле оешма Русия ватандашларына Европа мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә ярдәм итә иде. Оешманың башкарма мөдире Ванесса Коган сүзләренә караганда, алар Мәскәү арты мәхкәмәсенең бу карары белән килешмичә аны кабат Мәскәү шәһәре мәхкәмәсенә биргән.

Коган сүзләренә караганда, Дәүләт думасының чит илләрдән финансланган хөкүмәттән бәйсез оешмаларны “чит ил агентлары” итеп атау турындагы канунынан соң «Правовая инициатива» үзен Русия оешмасы итеп теркәмиячәк.

Февраль аенда Русиянең юстиция министрлыгы оешманың вакытында алдагы елга эш планын һәм финанс хисапны бирмәве сәбәпле эшчәнлеген туктатырга кушкан иде.
XS
SM
MD
LG