Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиндстанның элекке финанс министры президент итеп сайланды


Пранаб Мухерҗи
Пранаб Мухерҗи
Һиндстанда яңа президент сайланды. Ул – илнең элекке финанс министры, хакимияттәге Һинд милли конгрессы вәкиле, 76 яшьлек Пранаб Мухерҗи.

Аның җиңүе турында тавышлар саналып беткәч, милли һәм төбәк парламентлары вәкилләреннән торган коллегиядә игълан ителәчәк.

Оппозиция яклаган, парламентның элекке спикеры Пурно Аҗиток Сангма Мухерҗиның төп көндәше иде.

Һиндстанда президент күп очракта рәсми тантаналарда катнаша, әмма сәяси кризислар вакытында конституция гаранты буларак төп рольне уйный.

Мухерҗи ил тарихында беренче тапкыр президент булган хатын-кыз Пратибха Патилны алыштыра. Аның биш еллык президент вәкаләте 25 июльдә төгәлләнә.
XS
SM
MD
LG