Accessibility links

Кайнар хәбәр

Новосибирски янында корал тулы берничә вагон шартлады


Новосибирскидан 100 чакрым ераклыкта корал ташучы поездда янгын чыгып берничә вагон янды.

"Янгын берничә сәгать эчендә сүндерелде, корал шартлаулары туктатылды", дип хәбәр итте Русия саклану министрлыгы. Новосибирски-Омски арасындагы тимер юлы ябылды.

Ут капкан поезд 72 вагоннан торган. Янгын чыккач та беренче 17 вагон башкаларыннан аерылып читкә куелган. Министрлык мәгълүматларына караганда, поездда чүплеккә илтер өчен төялгән иске корал булган. Аларны юк итәр өчен Новосибирски өлкәсенең Шилово полигонына алып барганнар.

Саклану министрлыгы янгын поездны туктату системының җитешсезлеге аркасында чыккан дигән фараз белдерде. Русия тимер юллары идарәсе исә моның белән килешмичә, «ватык тормозлар белән поездның юлга чыгуы мөмкин түгел», дигән белдерү ясады.
XS
SM
MD
LG