Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәйзи Гәскәров ансамбле Лондон Олимпиадасының мәдәни программында чыгыш ясаячак


Башкортстанның Фәизи Гәскәров исемендәге халык биюе академик ансамбле Лондон Олимпиадасының мәдәни программында “Сочи-парк”ында чыгыш ясаячак.

Башкорт биючеләренең чыгышы 2-5 август көннәрендә булырга тиеш.
Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

Мәдәни чаралар Лондонда 9 сентябргә кадәр дәвам итәргә тиеш. Анда карнавал, чиркәү тамашалары, театр һәм опера стилендәге сәхнәләштерелгән тамашалар күрсәтеләчәк.

2012 елның җәйге Олимпиадасы Лондонда 27 июльдә башлана.
XS
SM
MD
LG