Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Европа берлегенең Сүриядәге чикләү чараларына кушылудан баш тартты


Хәлеб – Сүриянең иң эре саналган Хәлеб шәһәрендә хөкүмәт көчләре гыйсmянчыларга каршы киң күләмле һөҗүмнәр башлады.

Хокук яклаучылар һәм активистлар хәбәр итүенчә, оппозиция төпләнгән Сәләхетдин бистәсендә аеруча каты бәрелешләр бара.

Атнакичтән бирле шәһәр читенә өстәмә гаскәр, танклар, боралаклар китерелде. Халебның аерым урыннары утка тотылды.

Меңнәрчә кеше шәһәрне ташлап китте.

Ул арада Русия Европа берлегенең Сүриягә каршы чикләү чараларына кушылмаячагын белдерде. Аерым алганда, Сүриягә Русия байрагы астында баручы көймәләрне тикшерүгә ризалык бирелмәячәк. Русиянең тышкы эшләр министрлыгы бу чикләүләрне Сүриянең суверенитетын бозу дип атады.
XS
SM
MD
LG