Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ромни Израильнең Иранга каршы көч куллану адымын хуплаячагын белдерде


Вашингтон – Американ президентлыгына республикан партиясе намзәте Митт Ромни Израиль Иранга каршы көч кулланырга карар итсә, аның бу адымын хуплаячагын белдерде.

Бу турыда Ромниның иминлек мәсьәләсендә өлкән ярдәмчесе Дэн Синор Иерусалимда журналистлар белән очрашканда әйтте.

Бу караш Кушма Штатларның хәзерге президенты Барак Обаманың Израилне Иранга каршы нинди-дә булса көч кулланудан тотылып калырга өндәү сәясәтенә капма-каршы килә.

Бүген Митт Ромни Израиль җитәкчеләре белән очраша.
XS
SM
MD
LG