Accessibility links

Кайнар хәбәр

Pussy Riot төркеменә хөкем карары 17 август чыгарылачак


Надежда Толоконникова (с), Мария Алехина һәм Екатерина Самуцевич (у) мәхкәмә карарын көтә
Надежда Толоконникова (с), Мария Алехина һәм Екатерина Самуцевич (у) мәхкәмә карарын көтә
Мәскәүнең Хамовники мәхкәмәсендә Pussy Riot панк төркеме җырчыларын хөкем итү эше бүген тәмамланды. Хөкем карары 17 августта чыгарылачак, дип игълан ителде.

Февраль аенда төркем җырчылары Коткаручы Гайсә чиркәвендә “Путинны куарга чакырган” гыйбәдәт-чыгыш ясаганнары өчен хулиганлыкта гаепләнеп хөкем ителә.

Бүген Pussy Riot кызларының соңгы чыгышлары булды. Надежда Толоконникова хакимиятләрне авторитаризм һәм кеше хокукларын бозуда, чиркәүне - икейөзлелектә гаепләде. Мария Алехина "төрмә ул - кечкенә Русия" дип белдерде.

Прокурор Мария Алехина, Надежда Толоконникова һәм Екатерина Самуцевичка өчәр ел төрмә җәзасын сорады. Адвокатлар аларның гаепсез булганын белдерә.

Кичә Германия парламентының 120дән артык депутаты Pussy Riot төркемен яклап имза җыйды һәм аларны иреккә чыгаруны сорап язган мөрәҗәгатьне Русиянең Германиядәге илчесенә тапшырды.

Мәскәүдә чыгыш ясаган АКШ җырчысы Мадонна кызларны яклап сәхнәгә аркасына “Pussy Riot” дип язып чыкты. Җырчы Джон Леннонның тол хатыны, авангард рәссам һәм җырчы Йоко Оно, Путинга мөрәҗәгать итеп, "төрмәдә чын җинаятьчеләргә урын калсын, җырчы кызларны иреккә чыгарыгыз", дип белдерде.
XS
SM
MD
LG