Accessibility links

Кайнар хәбәр

Amnesty International Алеппода хәрби машиналар җыелуына борчылу белдерә


Amnesty International хокук яклау оешмасы Сүриянең Алеппо шәһәрендә авыр хәрби техника һәм хәрби машиналарның артуына борчылу белдерде. Биредә соңгы көннәрдә хөкүмәт көчләре белән гыйсьянчылар арасында каты бәрелешләр бара.

Хокук яклаучылар мәгълүматларына караганда, шәһәрдә хәрби техниканың күпләп җыелуы иярченнән алынган фоторәсемнәрдән күренә.

Оешма гыйсьянчылар һәм хөкүмәт көчләренә мөрәҗәгать итеп, тыныч халыкка каршы барлык һөҗүмнәр теркәлеп бара, бу гамәлләрне кылучылар киләчәктә җәзасыз калмаячак, дип белдерде.

Сүрия оппозициясе Алеппо шәһәренең кимендә яртысын үз контролендә тотуын хәбәр итә.
XS
SM
MD
LG