Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ваһабичылык: ике караш


Нәрсә ул ваһабичылык? Татар-башкорт мөселманнарга куркынычын нидән күрәсез? Бу сорауларга Русия ислам университеты ректоры Рәфик Мөхәммәтшин һәм Согуд Гарәбстанында белем алучы татарстанлы Габдрахман Галәветдин фикерләрен тәкъдим итәбез.

Татарстанда мөфтият җитәкчелегенә һөҗүмнәрдән соң күпләгән мөселманнарны тоткарлый башладылар. Алар радикал ислам трафдарлары дип шикләнелеп бу һөҗүмнәргә катнашы булу-булмауны тикшерүләр әле дә дәвам итә. Республика җитәкчелеге дә алга таба бары тик традицион исламга гына юл ачылачагы турында белдерде.

3 августта Татарстан дәүләт шурасының чираттан тыш җыелышында иминлек мәсьәләләрен багучы вице-премьер Әсгать Сәфәров экстремистлар һәм хакимиятләр арасындагы көрәшне сурәтләгәндә “йә без аларны, йә алар безне” дип белдергән иде. Татарстанның элекке эчке эшләр министры "хакимият оешмалары да сәләфиләрнең көчәеп китүенә юл куйды, дәүләт бу өлкәне соң гына җайга сала башлады", дип белдерде.

Викепедиядә, хәзер үзләрен сәләфиләр дип белдерүчеләрнең Мөхәммәд ибн Габдл әл-Ваһаби идеяләренә тугрылыклылар, ягъни ваһабичылык агымы вәкилләре икәнлеге әйтелә.

Габдрахман Галәветдин. Согуд Гарәбстанының Мәккә шәһәрендәге "Уммүл-Кура" университетында магистратурада укый

– Ваһаби дигән сүз ул раббым Аллаһы тәгалә сүзеннән алынган. Әлваһаб – бүләк итүче дигән мәгънәне аңлата. Ваһаби дигән фирка ислам тарихында 200нче елны барлыкка килә. Моннан алып 1200 ел элек. Ул намаз укымый торган, динне бозган фирка була. Тарихта язылганча ул Марокко (Мәгъриб) җирлегендә була.

Аннан соң гарәбстан иленә Мөхәммәд ибн Габдл әл-Ваһаб (Мөхәммәд Габдл-Ваһабның улы) дигән бер кеше килеп чыга. Ул вакытта кешеләр диннән азган, Аллаһка табынмыйча потларга һәм сыннарга табына башлаган була. Шуннан соң ул килә дә: "Кардәшләр, ватандашларым, сез дөрес эшләмисез, Аллаһы тәгаләгә табынырга кирәк", дип әйтә. Дәүләт башлыкларыннан алып бөтен аның белән бергә яшәгән кешеләр аның хак сүзләрен кабул итә. Бу хәл Аллаһның дошманнарына ошамый һәм мең ел элек булган кушаматны әтисенең исеменнән алып аңа да кушалар. Мөхәммәди дип кушып булмый, чөнки пәйгамбәребез (салләлаһү галәйһи вә сәлләм)гә кайтып кала. Бу әйбер үтми.

бик күп кешеләр алай дип әйтми
Шуннан соң кешеләр ике нәрсәне бутап, менә динне алар бозарга килгән, динне алар аздырырга килгән дип, ике тарихны бутап боларны (ваһабичыларны) гаеплиләр. Хакыйкатьтә аларның хакында аңлаган, хакыйкатьне укыган һәм белгән мең генә дә түгел, бик күп кешеләр алай дип әйтми. Һәрбер нәрсәне тикшерер өчен аларның китапларын укырга, аларның фикерләрен белергә, аларның тарихын белергә кирәк. Шуннан соң гына без кешене гаепли алабыз. Аңа кадәр без аны гаепли алмыйбыз. Берәр кеше, йә булмаса берәр җәмәгать хакында беләселәре килсә, аларның тарихын уку, каян чыкканнарын, нәрсәгә өндәүләрен, нәрсә эшләүләрен белү кирәк һәм шуннан соң гына аларга хөкем биреп була.

Әлбәттә, бөтен кеше ялгыша, хаталар бездә генә түгел, бөтен кешеләрдә дә бар. Без хаталыны кем булуына карамастан, патша булса да, укытучыбыз булса да, гади кеше булса да, хата дип әйтәбез. Дөреслеккә килгәндә, пәйгамбәребез әйткәнчә, мөселман кешенең эзли торган нәрсәсе, кайда тапса да ул аны ала. Кем булуына карамастан, Мөхәммәд ибн Габдл әл-Ваһабмы, безнең башка имамнармы, хәзрәтләрме бөтенесе хаталана, бары тик бер пәйгамбәребез генә хаталанмый. Шуның өчен без хатаны күрәбез икән, Мөхәммәд ибн Габдл әл-Ваһаб булсынмы, башка берәүме, хатасын хата дип әйтәбез.

гомум җавап белән күп кеше хаталана
Ваһабичылар хаталана икән, без аны хата дип әйтәбез, дөрес эшлиләр икән, дөрес эшли дип әйтәбез. Пәйгамбәребез дә дөрес булырга кушкан. Раббым Аллаһы тәгалә дә Мәидә сүрәсендә әйтә: "Берәр нинди кавем, берәр нинди кешеләр сезгә бозыклык, начарлык кылу сәбәпле сез гаделсез булмагыз, гадел булыгыз", ди. Гаделлек һәрвакыт кирәк, нинди булуга кармастан. Без бөтен нәрсә турында гаделлек белән, укып, тикшереп, карап, сынап әйтергә тиешбез. Шунда гына без хакыйкатьне аңлыйбыз. Бер кушамат белән генә без кешегә бәя бирергә тиеш түгел. Һәрбер атаманың аның аңлатмасы бар. Без аның нәрсәне аңлатуын белергә тиешбез. Ә гомум җавап белән күп кеше хаталана.

Без мөселманнар буларак бу Изге Рамазан айларында бер-беребезне гаепләмәсәк иде. Бер-беребезгә яхшы сүзләр генә әйтеп, Аллаһның кушканнарын гына үтәргә барчабызга да насыйп әйләсә иде.

– Ваһһабичылык татар-башкорт мөселманнарга нинди куркыныч янарга мөмкин?

– Ниниди куркыныч? Шул ваһабичылар тарихын бутап, аны аңламыйча әйткән булсалар, ягъни алар намазны боздылар, намазны калдырдылар, зәкятне калдырдылар, дип 200нче елны булган хәлләр турында сүз бара икән, бу бик зур зарар булып санала. Шуннан чыгып, без намазларны, уразаларны калдыру һәм башка нәрсәләрне калдыру ул бик зур начар әйбер дип әйтәбез. Шул күзлектән чыгып алар әйтә икән, алар дөрес. Әгәр инде 1200 елда килгән Мөхәммәд ибн Габдл әл-Ваһабның күзлегеннән карап әйтәләр икән, үзенә карап, китапларына карап, бөтен нәрсәне тикшереп эшләргә кирәк. Әлбәттә, хаталар бар, без аларны хата дип әйтергә тиешбез. Дөреслекне, дөрес дип әйтергә тиешбез. Ярар инде, без сине яратабыз, шуның өчен син дөрес, йә булмаса, без сине яратмыйбыз, син шуның өчен, син хаталы дип әйтмибез.

Элек безне бит инде, белгәнегезчә, узган гасырның 60-70 елларында мөселман дип гаепли иделәр. Бу гаепләүләр бар һәм ул булачак. Ваһабчылык дип гаепләү беткәннән соң тагын кушаматлар килеп чыгар. Аның белән дә гаепләячәкләр. Безне генә түгел, олуг галимнәрне дә гаепләделәр. Ягъни Мөхәммәд ибн Габдл-Ваһабка кадәр килгән кешеләрне дә ваһабчы дип гаепләделәр. Без һәр нәрсәнең дә сәбәбен аңларга тиешбез. Бу безнең файдага түгел.

****

Рәфик Мөхәммәтшин. Русия ислам университеты ректоры.

– Татарларда, башкортларда ваһабичылык бармы дигән сорауга турыдан-туры җавап бирүе шактый кыен. Ваһабичылык гарәп дөньясында XVIII гасырда ук барлыкка килгән идеологик агым. Ваһабичылык – Мөһәммәд пәйгамбәр чорына әйләнеп кайту. Соңгырак чорларда ислам дине эчендә барлыкка килгән йолалар, гореф-гадәтләрне инкарь итүгә корылган бер идеологик адым.

Рәфик Мөхәммәтшин
Рәфик Мөхәммәтшин
Без татарларда, башкортларда ислам дине һәм башка йогынтылар турында сүз алып барганда, иң куркыныч тенденцияләрнең берсе, менә шушы татарларны, башкортларны гасырлар буе килгән аларның җирлегеннән аерырга тырышуга кайтып кала ул. Сәләфиләр, ваһабичылар алар дөрес мөселман түгел дип әйтү дә дөрес булмас иде. Чөнки алар инанганнар, алар чын мөселман булырга омтылалар, шуңа күрә алар Коръән һәм сөннәт белән яшибез дип әйтәләр.

Ләкин ислам динен гадиләштереп һәм примитивлаштырып карарга ярамый. Ислам дине VII гасырда гарәп дөньясыннан чыга һәм башка халыкларга, илләргә тарала. Башка илләргә таралганда алардагы йола, гореф-гадәт системасын һәм милли аңны барыбер юкка чыгармаган һәм чыгара да алмаган, бәлки, ул кирәк тә булмагандыр. Акрынлап-акрынлап теге йә бу илдә халыкка зыян китермәгән йолаларын калдырып шул җирлектә яшәгән.

VIII гасырда ислам безнең җирлеккә үтеп кереп, татарлыкны да инкарь итмәгән. Болгарлар да, татарлар да без татар, без мөселман дип яшәгән. Безнең йола һәм гореф-гадәтләр дә тулысынча бетмәгән. Хәнәфи мәзһәбенә күрә, гореф-гадәт ислам дине нигезләренә хилафлык китермәсә, аны файдаланырга мөмкин дигән гыйбарә бар. Өчесе, җидесе, кырыгын безнең оппонентлар Коръәндә юк ди, сез ул йола, гореф-гадәтләрне файдаланырга тиеш түгел, дип әйтәләр. Аны инкарь итәләр. Ләкин шул ук вакытта хәнәфи мәзһәбендәге кешеләр: "Менә бу йолаларның Коръәндә булмаса да, ул яхшы бидгать бит, ислам диненә нинди зыяны бар? Алар җыелып Коръән укый, сәдака бирәләр, үлгәннәрне искә алалар, дога кылалар, шуңа күрә ислам диненә зыян китерерлек бер нәрсәсе дә юк", дип әйтәләр.

Анда ислам дине моноконфессиональ җәмгыятькә яраклаштырылган
Узган гасырның 90нчы елларында ислам татар җирлегенә әйләнеп кайта башлагач, аның төсмере бөтенләй үзгәрде. Чөнки мөселман илләрендә укып башкача тәрбияләнгән яшьләр кайта башлады. Әлбәттә, аларны террорист итеп тә әзерләмәгәннәр. Анда нинди традицияләр бар, шулай укытып җибәргәннәр. Анда ислам дине моноконфессиональ җәмгыятькә яраклаштырылган. Моноконфессиональ дигән сүз – ул мөселман җәмгыяте һәм анда бары тик мөселманнар гына яши. Кыйммәтләр анда бөтенләй башка. Синең ата-анаң да, күршеләрең дә мөселман. Синең тирәңдә мөселманнан кала беркем дә юк. Синең дөньяга карашың да бары тик мөселманга гына уңай буларак формалаша.

Яшьләр шулай формалашып кайталар, ә монда ата-анаң да намаз укымый, мәчеткә йөрмиләр икән. Күршеләр дә мөселман түгел, алай гына да түгел алар урыслар, йә булмаса атеистлар. Тегендә укып кайткан система монда берничек тә яраклаша алмый. Шуңа күрә, радикальләшү өчен җирлек формалаша.

90нчы еллардан яшьләр әкренләп-әкренләп үзләре белгәнчә генә укыттылар. Алар мәктәпне бетереп киткәнгә татар тарихын да, татарлардагы ислам дине тарихын да, безнең йола, гореф-гадәтләрне дә, илаһият (богословие) гыйлемен дә әллә ни белми иделәр.

Алар өчен татарлардагы ислам мәчеткә йөрүче бер-ике бабай гына иде. "Бабайизм" дигән сүз дә килеп чыкты. "Бездә ислам дине шулай инде ул, алар гарәпчә дә бик белми, ислам дине татарларда йола, гореф-гадәтләргә генә нигезләнә, алар ислам дине нигезләрен белмиләр, татарларда гасырлар буе шулай булган", дигән фикер аларның күңелендә тагын да ныграк урнаша башлады. Һәм әкренләп-әкренләп безнең традицияләрне инкарь иткән, аннары татар телен, татар тарихын танымаучы бер буын яшьләр үсеп чыкты дип әйтергә мөмкин. Алар, иң куркынычы шул, бездәге җирлектән аерылган.

алар радикальләр дә, экстремистлар да түгел

Аларны әзер террорчылар дип тә әйтеп булмый, алар радикальләр дә, экстремистлар да түгел. Ләкин бик куркыныч җирлек формалаша. Яшьләр үзенең теленнән, милләтеннән аерылса, радикальләшү өчен бик зур җирлек формалаша. Бездә менә бу җирлек формалашты. Менә без ваһабичылар дип әйтәбез, кем белә аларны алар ваһабичымы, әллә юкмы? Аларны үз милләтеннән, тарихыннан, теленнән, гореф-гадәтеннән аерылган бер буын яшьләр дип әйтергә була. Аларны Согуд Гарәбстанындагы классик ваһабилар дип тә әйтеп булмый. Алар үзләрен без хәнәфи дип тә әйтә. Аларның күбесе намазны хәнәфи мәзһәбе буенча укый.

Бу бик катлаулы процесс. Алар ихлас күңелдән үзләрен чын мөселман дип саный, үзләрен ислам динен таратабыз дип тә уйлыйлар, ә чынлыкта исә бүгенге вәзгыять килеп туды. Радикальләшү баруның җирлеге – ул традицияләрдән аерылу дип әйтер идем мин.

Кызганыч, 19 июльдә булган вакыйгалардан соң тагын бер тенденциягә игътибар итми булмый. Бүген бу хәлләрне очраклы вакыйга булу-булмавын әйтә алмыйбыз. Ләкин аның аңлатмасы барыбер бар инде. Радикальләшү бөтен дөньяда бара. Радикальләшү кызганыч, татар җирлегенә дә үтеп керде. Иң куркыныч ягы – яшьләр күбәйде һәм алар оешу формаларын эзли башлады. Алар мәчетләр тирәсенә оеша, аннары төрле җәмгыятьләр төзи башладылар. Казанда да, башка төбәкләрдә дә аерым-аерым мәчетләр дә эшли башлады. Бу шушы куркыныч тенденциянең тагын да эчкәрәк кереп, тирәнәеп структуралаша башлавын, чыннан да, татарлар өчен шактый куркыныч икәнлеген күрсәтә.

****

Википедиядә, ваһабичылык күп илләрдә секта буларак танылган, бары тик Согуд Гарәбстанында гына рәсми идеология булган, исламдагы дини-сәяси хәрәкәт? дип белдерелә. Мөхәммәд ибн Габдел әл-Ваһабның чын исламны Мөхәммәд пәйгамбәрдән соң бары тик өч кенә буын тоткан дип әйтүе һәм аннан соң булган бөтен үзгәрешләрне дә читтән китерелгән ахмаклык дип атавы да языла.

Согуд Гарәбстанының беренче патшасы Габдел Гәзиз ибн Сауди бу хәрәкәтне илнең рәсми дине дип игълан итә. Алар хәзер үзләрен “Сәләфиләр” дип атасалар да, Мөхәммәд ибн Габдел әл-Ваһаб алга сөргән юнәлешкә ышанучылар, диелә.

Википедия язуынча, 1990нчы елларда Дагыстанда әлеге төбәккә хас суфичылык һәм “ваһабичылар” арасында мөнәсәбәтләр кискенләшә. 1999 елның сентябрендә Дагыстан парламенты “Дагыстанда ваһабичылар һәм башка экстремистик эшчәнлекне тыю турындагы” канун кабул итә.

1998 елның 25 июлендә Чечняның ул вакыттагы мөфтие Әхмәд Кадыйров тәкъдиме белән Грозныйда Кавказдагы диния идарәләре вәкилләре корылтаенда ваһабичылар тәнкыйтьләнә һәм ваһабичылыкның Чечнядагы бернинди канун кысаларына да сыймавы турында да әйтелә.
XS
SM
MD
LG