Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда НАТОның өч хәрбие һәлак булды


Әфганстанның көнчыгышында шартлауда НАТОның өч хәрбие һәлак булды. Аннан алда шул ук вилаятьтә зиратта шартлау булып Ураза гаете уңаеннан туганнарының кабере янына килгән ике кеше үлде, җиде кеше яраланды.

Һәлак булганнарның туганы - җирле парламентның депутаты Габделвадуд Попал зиратта булмаган. Һелманд вилаяте полициясе хәбәр итүенчә, шартлаткыч аның гаиләсенә һөҗүм ясар өчен алдан зиратка урнаштырылган булган дигән фаразлар бар.

Рамазан ае беткәндә билгеләнгән Ураза гаете көнне әфган халкы якын туганнарының каберләренә бара.
XS
SM
MD
LG