Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиянең Сүрия чигенә якын Газиантепта шартлауда 9 кеше һәлак булды [видео]


Төркиядә автобуста бомба шартлап тугыз кешене үтерде
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:37 0:00
йөкләү

Төркиядә автобуста бомба шартлап тугыз кешене үтерде

Төркиянең көньяк-көнчыгышында Сүрия белән чик буендагы Газиантеп шәһәрендә машина шартлап тугыз кеше һәлак булды. Аларның дүртесе - балалар иде.

"Дүшәмбе булган шартлауда яраланган 12 яшьлек кыз бала бүген хастаханәдә үлде," дип белдерде Төркия премьер-министры урынбасары Бәшир Аталай.

Һөҗүмдә 70ләп кеше яраланды, дүртесенең хәле аеруча авыр, дип хәбәр ителә. Шартлау полиция бинасы янында булды, берничә машина һәм автобуска ут капты.

Төркия рәсмиләре көрдләрнең эшчеләр партиясе сугышчыларын гаепләп чыкты. Көрд чыганаклары шартлауга катнашы булуларын кире какты.
XS
SM
MD
LG