Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Кара диңгез буенда су басуда 11 кеше һәлак булды


Төркиянең төньяк-көнбатышындагы Ризе вилаятендә өченче көн яуган яңгырда барлыкка килгән ташкында 11 кеше батып үлде, 10 кеше югалды. Аларның күбесе йортларыннан чыгып өлгермәгән олы яшьтәге кешеләр дип хәбәр ителә.

Төбәккә ярдәмгә коткаручылар, Кызыл Ярымай хезмәткәрләре һәм хәрбиләр килде. Соңгы мәгълүматларга караганда, берничә авылны тулысынча су баскан, йортлар җимерелгән, йөзләгән кеше тораксыз калган. Авылларда электр уты юк, машина юллары юылган.

Урта диңгез буендагы Анталиядә исә урман янгыннарыннан берничә авылның халкы күчерелгән. Хакимиятләр ял итүчеләргә зыян килмәсен өчен барлык чараларның да күреләчәген хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG