Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Осипованың хөкем ителүенә каршы бер кешелек пикет үтәчәк


Казан Федераль Университеты мөгаллиме Искәндәр Ясавиев чәршәмбе көнне Казанда Татарстан президентының кабул итү бинасы каршында оппозиция вәкиле Таисия Осиповага белдерелгән хөкем карарына каршы бер кешелек пикет үтәчәген хәбәр итте. Чара "Таисия Осиповага хөкем карары - илебез өчен оят" шигаре белән үтәчәк.

Мәскәү активистлары Осипованы яклап 1 сентябрь көнне урамга чыгарга чакыра.

Смоленски мәхкәмәсе рәсми теркәлмәгән “Башка Русия” фиркасе әгъзасе Таисия Осипованы наркотик сатуда гаепләп сигез ел төрмәгә хөкем итте. Кечкенә баласы булган Осиповага прокурор дүрт ел колония җәзасын сораган булган.

Осипова 2010 елның ноябрендә кулга алынды. “Башка Русия” гаепләүләрнең ялган булуын әйтеп килде. Адвокатлар Осиповага наркотикларның яшерен рәвештә китереп салынуын белдерде. Осиповага каршы эшнең аның ире “Башка Русия” фиркасе башкарма комитеты вәкиле Сергей Фомченковка басым ясау өчен оештырылган, дигән фараз бар.

"Сул фронт" координаторы Сергей Удальцов мәхкәмә карарын "коточкыч" дип атады.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG