Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һиллари Клинтон Азиягә сәфәрен башлый


Һиллари Клинтон
Һиллари Клинтон
АКШ Дәүләт секретаре Һиллари Клинтон пәнҗешәмбе көнне чит илләргә, аерым алганда Кытай, Русия, Индонезиягә, сәфәрен башлый. Бу хакта Дәүләт департаменты вәкиле Виктория Нуланд белдерде.

Сөйләшүләрдә сүз киеренкелек үсә барган Көньяк Кытай диңгезе тирәсендә дә булачак. Бу уңайдан Клинтонның Кытай халык республикасы рәисе Һу Цзиньтао белән очрашу-очрашмавы әлегә билгесез. Нуланд Вfшингтонның бәхәсле мәсьәләләрне куркыту һәм янау ысулы белән хәл итүгә каршы икәнлеген белдерде.

Клинтон сәфәре ахырында Владивостокта булачак. Ул анда Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очраша. Әлеге сөйләшү Азия-Тын океан икъдисади хезмәттәшлек оешмасы әгъза илләренең саммиты алдыннан булачак. Бу саммит 8-9 сентябрьдә үтә.
XS
SM
MD
LG