Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин әңгәмәдә Pussy Riot, Митт Ромни турында сорауларга да җавап бирде


Русия президенты Владимир Путин Russia Today телеканалына инаугурациясеннән соң беренче тапкыр әңгәмә бирде. Ул халыкара темаларга һәм илнең эчке сәясәте турында да сөйләде. Шулай ук Pussy Riot, Сүриядәге вәзгыять турындагы сорауларга җавап бирде.

Путин халыкара җәмәгатьчелектә зур шау-шу тудырган Pussy Riot эше турындагы сорауга җавап биреп: “Мин Pussy Riot белән ни булганны беләм, әмма бу эшкә тыгылмыйм”, диде. Президент Конституция гаранты буларак кызларга карата чыгарылган хөкемнең гадел булу-булмавын тикшермәгәнгә әлеге панк-төркемне яклаучыларның күңелләре кайтты.

Русияне “беренче дошман” дип атаган АКШ президентына намзәт Митти Ромни җиңә калса аның белән эшләргә эзерме, дигән сорауга Путин: “АКШ халкы кемне сайлый, без шуның белән эшләргә әзер”, диде.

Әлеге әңгәмә бүген Казан вакыты белән көндезге 12 дә эфирга чыкты.
XS
SM
MD
LG