Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә яңа мәчет ачыла


Мәскәү хакимияте Русия мөселман оешмаларының берләштерелгән ислам үзәгенә гыйбадәтханә төзелеше өчен рөхсәт бирде. Мәчет белән ислам һуманитар үзәге Мәскәүнең төньяк-көнбатышында ачылачак. Бинаны 35 метр биеклектә төзергә рөхсәт бирелгән.

Шулай ук Русия үзәк диния нәзарәтенең Мәскәү мөфтиятенә шәһәрнең көнбатышындагы мәчетне куллану өчен рөхсәт бирелә. Әлеге гыйбадәтханә 1997 елда төзелгән һәм Мәскәү мөфтиятенә 2012 елда күчкән.
XS
SM
MD
LG