Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта шартлауларда 24 кеше һәлак булды


Гыйракның төрле җирләрендә ун шартлау булды. 24 кеше һәлак булды, дистәләрчә кеше яраланды.

Багдадтан 50 чакрым төньякка Дуҗайладагы хәрби ныгытмага һөҗүмдә 11 солдат һәлак булды һәм җиде һәрби яраланды.

Ән-Насирия шәһәрендә Франция илчелеге янында бомба куелган машина шартлап ике кеше яраланды. Әлеге шәһәрдә башка урында икенче машина шартлап ике кеше һәлак булды, өч кеше яраланды.

Киркук, Самарра, Басра һәм Туз-Хурмату шәһәрләрендә дә шартлаулар булды.
XS
SM
MD
LG