Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Дәүләт шурасына юллама белән чыгыш ясады


Казанда Дүртенче чакырылыш Татарстан республикасы дәүләт шурасының утыз беренче утырышы узды. Президент Рөстәм Миңнеханов Дәүләт шурасына юллама белән чыгыш ясады.

Татарстан башлыгы республикада 19 июльдә булган террор гамәлләрен аерым әйтеп узды. “Без вакыйгаларның мондый борылышына әзер түгел идек. Тотрыксызлыкка этәрүче радикал дин агымнары үсешенә юл куярга ярамый”, - ди президент. “Намус иреклелеге һәм дини берләшмәләр турындагы” Татарстан республикасы канунына кертелгән үзгәрешләр нигезендә, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, хокук саклау структуралары, республика мөселманнарының Диния нәзарәте чит идеология үтеп керүгә чик куярга тиеш”, - дип белдерде Миңнеханов.

Президент юлламасында шулай ук икътисад, мәгариф, мәгълүмати технологияләр, торак мәсьәләләренә тукталды.
XS
SM
MD
LG