Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырның элекке премьеры төрмәгә утыртылды


Мисыр мәхкәмәсе элекке премьер-министр Әхмәд Назифны өч елга иректән мәхрүм итте. Назиф ришвәтчелектә гаепләнә.

Сәясәтче шулай ук 1,5 млн долларлык акчалата җәзага да тартылды. Назиф канунсыз рәвештә байлык туплауда гаепләнә.

Әхмәд Назиф Мисырның элекке президенты Хөсни Мөбарәк дәверендә хакимият башлыгы вазифасын башкара иде. 2011 елның гыйнварендә ул эшеннән китте.

Мөбарәк режимы җимерелүеннән соң Назиф элекке президент даирәсеннән берничә кеше белән бергә кулга алынган иде.
XS
SM
MD
LG