Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Нурулла”ның Миңнехановка дәгъвасы: канун Конституцион мәхкәмәдә карала


Татарстанның «Вөҗдан иреклеге һәм дини оешмалар турындагы» кануны Русия конституцион мәхкәмәсендә каралачак. Бу мәхкәмәгә канунны Татарстан дәүләт шурасы һәм президенты вәкилләре Русия конституциясенә туры килү-килмәвен тикшерер өчен юллады.

Элегрәк Казанның “Нурулла” мәчете җитәкчелеге һәм мәхәлләсе әлеге канунны үзгәртүгә дәгъва белдергән иде.

Дәгъва белдерүчеләр канунны Русия конституциясенә туры килми, ди һәм андагы ике пунктны бетерүнә таләп итә: чит илдә белем алган имамнарны эшкә алыну тыйган һәм имамнар белән эш килешүен төзүнә таләп иткән пунктларны.

Югары мәхкәмәгә тапшырылган дәгъваның җавапчысы булып Татарстан Дәүләт шурасы тора. Канунның үзгәртелүен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов раслаган иде.

“Вөҗдан иреге һәм дини оешмалар” турындагы канун 19 июльдә Казанда булган террор гамәленнән соң республикада дини вазгыятьне тотрыкландыру максатыннан үзгәртелгән иде.
XS
SM
MD
LG