Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исламны мәсхәрәләүче фильм аркасында Youtube-ны тыючы илләр арта


Исламны мәсхәрәләүче фильм аркасында Youtube-ны тыючы илләр сафына Русиядә керергә мөмкин. Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров твиттерында Русиядә Youtube-ның ноябрь башында тыелу ихтималы турында язды. Министр сайтның тыелуын “Мөселманнарның гаепсезлеге” фильмы һәм балаларны интернеттагы зыянлы мәгълүматтан саклау кануны белән бәйләде.

Youtube-ның хуҗасы булган Google Мисыр, Һиндстан, Индонезия, Либия, Малайзиядә сәхифәдәге видеоны тыйды. Бангладеш һәм Пакстан да шундый ук таләп белән чыкты.

Иран рухи лидеры Аятулла Гали Хамәнәи Көнбатыш илләре наци пропагандасын тыйса да, мөселманнарны мәсхәрәләүгә киртә куймый дип гаепләп чыкты.
XS
SM
MD
LG