Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бангладышта полиция белән демонстрациячеләр бәрелешендә 100 кеше яраланды


Бангладыш башкаласы Даккада демонстрациячеләр белән полиция арасындагы бәрелешләрдәбер йөзләп кеше яраланды.

АКШта төшерелгән “Мөселманнарның сафлыгы” фильмына ризасызлык белдерергә берничә йөз кеше чыкты. Демонстрациячеләр берничә машинаны яндырганнан соң полиция аларга каршы чыкты.

Исламчы фиркаләр якшәмбе, Бангладыштагы эш көнендә полиция гамәлләренә протест белдереп һәм АКШны бу фильмны тыярга чакырып эш ташларга тәкъдим итә.

Башка кайбер мөселман илләрендә дә әлеге кинога каршы урам җыеннары дәвам итә.
XS
SM
MD
LG