Узган гасырның 90нчы елларында үзләренең нәсел җепләрен эзләп Төркиядән Омскига һәм Омскидан Төркиягә барып йөрүчеләр ешайган иде. Андыйлар арасында, хәтта чит илдә гаилә корып яшәп калучылар да булды. Мисал өчен, 1990-92 елларда Конья шәһәре янындагы Богределик авылында яшәүчеләр - Гыйззәт әфәнде Eлдырыйм Казанда, ә аның улы Әрҗүмәнт Омсида үз парларын очратып, гаилә корып, ханымнарны Төркиягә алып киткән иделәр.
Төркиядән кайтып, Омскида яшәп калучылар да бар. Гыйззәт әфәнденең бертуган энесе Әнвәр хәзрәт Eлдырыйм шундыйлардан.
Чыңгыз Eлдырыйм әби-бабайлары җирендә
Бүгенге көндә инде мәрхүм булган Гыйззәт ага һәм Әнвәр хәзрәт Eлдырыймнарның бертуган энеләре, 72 яшен тутырган Чыңгыз әфәнденең дә әби-бабайлары туып-үскән җирләрне күрәсе килә. Әмма төрле сәбәпләр аркасында ул Русиягә бара алмый. Ниһаять, быел теләгенә ирешә - балалары ярдәме белән Омскига килә.
Чыңгыз Eлдырыймга кечкенәдән тормышның әчесен-төчесен татырга, сикелтәле юллар үтәргә туры килә. 7 яшендә әтисез кала. Әнисе тәрбиясендә генә үскән малайның юлында авырлыклар күп очрый, кечкенәдән кешегә ялланып эшләргә туры килә. Аның кешелеккә киерлек киеме дә булмый. Авыр тормышы турында ул болай сөйли:
– Әти үлгәндә, әни биш бала белән калды. Мин иң кечкенәсе. Тормыш авыр булды, юклыкта яшәдек. Иптәшләрем бай иде, минем җүнле киемем юк иде, күлмәк-чалбар да иске, башлыгым да юк иде. Шуның өчен кечкенәдән кешеләргә эшләдем. Ат белән дә эшләдем, җир дә сукаладым, ашлык та чәчтем. Үзебезнең дә җиребез бар иде, әмма бик аз иде, аннан килгән акча яшәргә җитми иде. Аннары армиядә хезмәт иттем. Хезмәт итеп бетергәч, кабат авылга кайттым, кооперативта эшләдем. 16 ел эшләгәч, хөкүмәт эшенә күчтем. Конья шәһәренә күчеп киттем, озак еллар таксида эшләдем.
– Русиягә бару теләге сездә кайчан туды?
– Әнием, безнең авыл шундый инде, Яланкүл мондый иде, Яланлы мондый иде, дип сөйли иде. Мин аны кечкенәдән ишетеп үстем. Атам-анамның туып-үскән җирләрен күрәсем килде. Омскида олы абыем да яши, мулла булып тора. Туганнарымны да күрәсем килде. Аллаһ миңа насыйп итте, килә алдым. Күп туганнарымны күрдем, шөкер, барсы белән дә очраштым. Зиратка барып, дога да укыдык.
Чыңгыз әфәнденең Себер ягындагы тормышка карата фикере
Русиядә Чыңгыз әфәнде өч атнага якын булды. Шул вакыт эчендә анда биредәге тормышка карата үз фикере бар. Нәрсә генә күрсә дә, ул аны Төркиядәге тормыш белән чагыштырды, уңай һәм тискәре якларын барлады. Бигрәк тә аңа авылларда яшеллек күп булу, һаваның саф, туфракның кап-кара, уңышлы булуы ошаган. “Туфракны кара буяу белән буяп куйдыгызмы әллә?”, дип тә сорады ул туганыннан, бәрәңге бакчасы туфрагын күргәч.
Чыңгыз әфәнде юлларның бозык булуына, авыл халкына уңай шартлар тудырылмаган булуга игътибар иткән. Халыкның эчә торган суы чистартылмыйча, турыдан-туры күлдән алынуы аны аеруча борчуга салган.
Чыңгыз әфәндегә биредәге каймак, май, сөт кебек ризыкларның тәмле һәм экологик чиста булуы ошаган. “Биредә сыерларга яшел үлән, печән ашатсалар, Төркиядә малларга күп мәртәбәләр эшкәртелгән ризык бирелә. Бу ризыкның тәмен боза, сыйфатын киметә,” ди ул.
Чыңгыз әфәндене кайбер кешеләрнең эчкечелеккә бирелүе, халыкның диннән читләшүе дә борчыган.
“Әнвәр абыегыз кебек Омскида яшәп калыр идегезме?” дигән сорауга, ул: “Минем туган илем – Төркия. Мин анда 72 ел яшәдем. Инде чит җиргә барсам, ияләнермен дип әйтә алмыйм. Мин калмас идем. Минем абыем - мулла кеше. Ул биредә кирәк. Халыкка дин тарату изге эш. Аллаһы тәгалә аның күңеленә сафлык, йөзенә нур җибәргән. Шуңа күрә ул, 3 яшькә өлкән булса да, миннән күпкә яшь күренә. Хәтта кешеләр мине аның абыйсы дип уйлыйлар", дип җавап бирде.
Булган кимчелекләргә карамастан, Чыңгыз әфәнде Русияне яратып калган. “Тагын килергә язсын иде. Язган очракта, хатынымны да алып килергә уйлыйм”, ди ул.