Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга Сүрия качаклары кайтуы турында мәгълүмат расланмады


Федерал миграция хезмәтенең Татарстан идарәсе республикага Сүрия качаклары килүе турындагы мәгълүматны расламый. Идарә вәкилләре белдергәнчә, хәзер Татарстанда 59 Сүрия ватандашы хисапта тора, аларның 15е – вакытлы рөхсәт буенча.

Элегрәк кайбер мәгълүмат чаралары Сүриядә ваххабитлар ягында сугышучы татарларның Татарстанга кайта башлавы турында язган иде. Шулай ук Чаллы федерал иминлек хезмәте җитәкчесе Сирень Галиәкбәров Чаллыга Сүрия качаклары белән бергә радикаллар да кайта башлады дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG